Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 миллиард сум тотылачак

Татарстан Республикасы казансыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк. 

Быел Татарстанда гомуми озынлыгы 218 километрны тәшкил иткән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылачак. Әлеге эшләргә федераль бюджеттан 9 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Моннан тыш, Татарстан бюджетыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Илкүләм проект нигезендә, төбәк әһәмиятендәге 52 юл төзекләндереләчәк. Аларның гомуми озынлыгы 96 километр тәшкил итәчәк. Моннан тыш республиканың барлык зур агломерацияләрендә дә юл-төзелеш эшләре узачак.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының яңартылган паспорты 2021 елда расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев