Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга Россия инвесторлары кертемнәре 14 процентка арткан

Федерация субъектлары республикага 18,3 млрд сум күләмендә инвестиция керткән. 

Узып баручы елның тугыз ае эчендә Россиянең башка субъектларыннан Татарстанга кергән инвсетицияләр күләме 14 процентка арткан. Бу хакта республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. 

Бу — абсолют чагылышта 18,3 млрд сум дигән сүз. Миңнуллина сүзләренчә, бу яхшы күрсәткеч.

Моннан тыш, җитәкче чит ил инвестицияләренең төшүен билгеләп үтте. Татарстанга кергән һәм керемнәрен читкә чыгармаган компанияләр саны шәхси кертемнәрнең гомуми саныннан 65 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев