Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар автомәктәпләрдәге кагыйдә бозулар турында кайнар линиягә хәбәр итә ала

Хәбәрләрне мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәренә җибәрергә була.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында автомәктәпләр эшенә кагылышлы мәсьәләләр буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кайнар линиягә автомәктәпләр эшчәнлегендә хилафлыклар белән очрашкан һәр кеше мөрәҗәгать итергә мөмкин. Мисалга, сыйфатсыз укыту белән очрашкан булсагыз.

Шикаятьләр буенча кайнар линиягә 8-987-411-64-63 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Моннан тыш, хәбәрләрне «ВКонтакте» , Instagram социаль челтәрләрендәге рәсми төркемнәргә язарга һәм Landysh.Ahmetova@tatar.ru электрон адресына юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X