Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар җир эшләренә ордер һәм файдалануга рөхсәтне онлайн ала алачак

Платформа республиканың Саба һәм Әлмәт районнарында сынау уза. 

Татарстанда «Я строю» платформасы яңартылды. Ул ноябрь аенда ук сынау режимында эшли башлаган иде. Моңа кадәр булган онлайн-хезмәтләргә тагын дүртәү өстәлде. Бу турыда мәгълүматны ТР Минцифрасы хәбәр итте. 

Татарстанлылар җир участогының шәһәр төзелеше планын, җир эшләренә ордерны, аны файдалануга тапшыруга рөхсәтне онлайн ала алачак. Шулай ук газ бүлү челтәрләренә тоташтыруга техник шартларны да цифрлы форматта алырга мөмкин. 

Суперсервиста «Подача заявления на техническое присоединение к электросетям» хезмәтен кертү планлаштырыла.

Сервис эшли башлаганнан бирле хезмәтне рәсмиләштерүгә гариза бирү вакыты тугыз тапкырга кимегән. 

«Я строю» цифрлы платформа «Цифровая экономика» милли проекты буенча булдырылды. Хәзерге вакытта ул Саба һәм Әлмәт районнарында сынау уза. 2021 елда суперсервис белән һәр татарстанлы куллана алыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев