Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар короновируска каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала

Вакцинация өчен онлайн рәвештә бары тик тору урынына караган медицина учреждениеләренә генә язылырга була.

Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында короновируска каршы прививка ясатуга язылырга мөмкин. Бу хакта Татар-информ агентлыгы ТР Минцифра матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. 

Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталының баш битендә «Бесплатная вакцинация от Covid-19» баннерын яки «Запись к врачу» хезмәтен табарга кирәк. Шуннан соң прививка ясатырга теләүче сервис формасына эләгә. Моңа кадәр күрсәтелмәгән булса ОМС полисын күрсәтергә һәм тәкъдим ителгән вакытлы слотларны сайларга кирәк. Моннан тыш, «Услуги РТ» кушымтасы аша да прививка ясатуга язылырга мөмкин. 

Вакцинация өчен онлайн рәвештә бары тик тору урынына караган медицина учреждениеләренә генә язылырга була.

Якындагы арада сервисны тавыш ярдәмчесе Лилия белән интегральләштерергә планлаштырыла. Ул вакцинациягә язылган татарстанлыларга прививка ясату вакыты турында искә төшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев