Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «Үлемсез полк онлайн» акциясенә социаль челтәрләрдә 9 майга кадәр гариза бирә алачак

«Үлемсез полк онлайн » Бөтенроссия акциясенә теркәлүне озайттылар, гаризалар социаль челтәрләр һәм акция партнеры сайты аша 12:00гә кадәр кабул ителә.

Теләге булган һәркем «ВКонтакте» (https://vk.com/polk_app) һәм «Одноклассники» (https://ok.ru/app/polk) мини-кушымталары, «Хәтер банкы» (https://sber9may.ru) ресурсы аша акциядә катнаша ала. Үлемсез полк сайтында (https://2021.polkrf.ru) гаризалар җыю ябылган, теркәү 7 майда тәмамланды.
Акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды инде, ул Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Үлемсез полк» акциясе беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Быел онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт белән 15 сәгатьтә 2021.polkrf.ru адресы буенча проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телеканаллар битләрендә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев