Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала

Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.

Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә алачак. Әлеге кушымта ярдәмендә урман хуҗалыгының федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, аңа фотография беркетеп, һәлакәт урынының координатларын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, кушымтада урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм «Авиалесохрана» ФБУ яңалыклары, белешмә документлар, картада региональ диспетчерлык хезмәтләре, урманнарны авиация ярдәмендә саклау региональ учреждениеләре һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары да бар.

Әлеге кушымта бушлай. Аны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев