Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар яңа ел бәйрәмнәрендә Covid-кагыйдәләрнең үтәлмәве турында хәбәр итә ала

Кайнар линиягә эш көннәрендә 236-94-11, ял һәм бәйрәм көннәрендә 238-98-54 номеры буенча шалтыратырга була.

Яңа ел бәйрәмнәрендә татарстанлылар короновирус кагыйдәләрен бозу турында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең кайнар линиясенә шалтыратып хәбәр итә ала. Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. 

Авдонина сүзләренчә, кайнар линия телефоны 21 декабрьдән 10 январьгә кадәр эшли. Бу линиягә республика объектларында (шул исәптән яңа ел чараларын үткәргәндә) битлек режимын бозу, дезинфекция, социаль дистанция кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә була.

Кайнар линиягә эш көннәрендә 236-94-11, ял һәм бәйрәм көннәрендә 238-98-54 номеры буенча шалтыратырга була.

Моннан тыш, rpn.hotline@tatar.ru электрон почтасына фото һәм видео җибәрергә мөмкин. Бу очракта, кагыйдә бозу очрагы ачыкланган датаны, урынын һәм вакытын, телефонны күрсәтергә онытмаска кирәк. 

Һәр мөрәҗәгать буенча хезмәткәрләр тикшерү үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев