Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларның 20 проценты электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

Электрон яки кәгазь кенәгәне 31 декабрьгә кадәр сайларга мөмкин. 

Бу елның ахырына кадәр татарстанлылар электрон яки кәгазь хезмәт кенәгәсе арасында берсен сайларга тиеш. Бу хакта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. 
Сайлауны 31 декабрьгә кадәр язма рәвештә белдерергә кирәк. Кеше кенәгәнең электрон рәвешен сайлаган очракта, кәгазь вариант кулга бирелә. Гражданин кәгазь хезмәт кенәгәсен сайлый икән инде, эш белән тәэмин итүче аны электрон рәвештә дә, кәгазьдә дә алып барырга тиеш. 
Министр сүзләренчә, бүгенге көндә хезмәткәрләрнең якынча 20 проценты электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган. Хезмәткәр бернинди дә вариантны сайламаган очракта, хезмәт кенәгәсе ике рәвешле алып барылачак. 2021 елдан эшли башлаганнарның хезмәт стажы турында белешмә электрон рәвештә алып барыла. 
«Электрон белешмәне сайлаган очракта, кулга бирелгән кәгазь кенәгәне сакларга кирәк, чөнки ул моңа кадәр булган хезмәт эшчәнлеге турында бердәнбер чыганак. Пенсия яше җиткәч, белешмә сезнең кулда булган документтан алыначак һәм Пенсия фондында булган мәгълүмат белән чагыштырылачак», — диде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев