Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннан 3 мең егет яз көне армиягә алыначак

Булачак солдатларның күпчелеге Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Бүгеннән башлап Татарстанда һәм гомумән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Республикадан барлыгы 3 мең егет хәрби хезмәткә алыначак. Бу хакта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итә. 

Җитәкче әйтүенчә, РФ Президенты карары нигезендә быелның апрель-июль айларында Россиядә хәрби хезмәткә 17 яшьтән 28 яшькәчә булган 134 меңнән артык кеше чакырылачак. Хәрби хезмәткә чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

Татарстаннан чакырылучы булачак солдатларның 45 проценты хезмәткә Коры җир гаскәрләренә китәчәк.

ТРның җыелу пунктыннан хәрби хезмәткә китүчеләрне беренче җибәрү апрель ахырында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев