Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннның Yardam.ru порталы «Көмеш укчы» X региональ премиясе лауреаты булды

Портал республикада 30 мартта, гомуми изоляция режимының беренче көннәрендә эшли башлады.

Үзизоляция вакытында уңайлы тормыш өчен булдырылган Yardam.ru порталы «Серебряный лучник» — Приволжье X региональ премиясе финалында җиңү яулады. Проект Цифрлы министрлык һәм «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы командасы һәм «Яхшы тарих» Контент-бюросы белән берлектә гамәлгә ашырылды. Ул «Дәүләт һәм иҗтимагый программаларны үстерү» номинациясендә беренче булды. 

Yardam.ru порталы республикада 30 мартта, гомуми изоляция режимының беренче көннәрендә эшли башлады. Бүген биредә, бер ресурста, халыкка 500гә якын санлы сервис һәм хезмәт күрсәтелә. Алар төрле типтагы ихтыяҗ һәм тормыш хәлләре буенча формалаштырылган: әзер азык-төлек китерү, продуктлар һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү сервислары, эшмәкәрлек, дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек.

Барлык блокларда да республика товарлары һәм хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр бар. Кулланучылар арасында әзер ризык, азык-төлек сервислары һәм мәгариф өчен сервислар аеруча популяр.

Быел «Көмеш укчы» региональ премиясенә Идел буе федераль округының 10 төбәгеннән 52 проект игълан ителгән иде. Шорт-листка Түбән Новгород һәм Сарытау өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан, Удмурт Республикасыннан һәм Пермь краеннан 18 эш чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев