Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре сакчыл җитештерүне кертү белән кызыксына

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча белгечләр предприятиеләргә чыгымнарны киметергә һәм керемне арттырырга ярдәм итә. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятеләре җитәкчеләре сакчыл җитештерүне кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксына. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Министрлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берлектә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проекты буенча ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр. 

Проектның төп максаты — сакчыл җитештерү принципларын кертү хисабына еллык хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны һәм артык кертемнәрсез предприятиенең керемен арттыруны тәэмин итү. 

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы энергия саклаучы технологияләр үзәге директоры Марат Әхмәров, милли проект буенча белгечләр Россия предприятеләренә чыгымнарны киметергә һәм керемнәрне арттырырга бушлай ярдәм итәләр, дип өстәде. 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәр предприятиегә сакчыл җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм аларны үзләрендә гамәлгә ашырырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев