Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның «Бердәм Россия» волонтерлары пандемия башланганнан бирле 40 мең заявка үтәгән

Волонтерлык проектларында катнашучы студент-медикларга ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә. 

Татарстанның «Бердәм Россия» волонтерларының күпчелеге — КГМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары. Бу хакта Россиянең «Волонтеры-медики» җәмәгать хәрәкәтенең Татарстандагы җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итә. 
Макарова сүзләренчә, волонтерлар термометрия үткәрүдә, колл-үзәкләрдә, кабул итү-диагностика бүлекләрендә ярдәм күрсәтә. Ничәнче ел укуларына карап, волонтерлар я табибка булыша, яки кече медицина персоналына ярдәм итә. 
Волонтерларның бер өлеше риск төркеменә керүче татарстанлыларга азык-төлек китерә.
«Волонтерлар үз ирекләре белән ярдәмгә килә. Студент-медикларга, ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә», — дип ассызыклады Макарова.
Пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 мең заявка үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев