Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның мәктәп укучылары онлайн-дәресләрдә финанс грамотасына өйрәнә

Быел онлайн-дәресләрне өйдән карарга мөмкин булачак.

21 гыйнварда «Финанс грамотасының онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясе старт алды. Анда мәктәп укучылары һәм колледж студентлары, балалар йортында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр катнаша ала. 

Катнашучылар акча саклау, кредитлар һәм иминиятләштерү, эшмәкәрлек өчен финанс инструментлары, банк картасын куркынычсыз файдалану турында белем алачак. 

Яңа расписаниедә инвестицион белемнәр буенча дәресләр дә булыр дип планлаштырыла. Аларны биржа экспертлары үткәрә. 

Дәресләр 45 минут дәвам итә. График мәктәп расписаниесе белән туры килерлек итеп төзелгән. 

http://dni-fg.ru/ адресы буенча кереп онлайн-дәрес темасын сайларга һәм төгәллрәк мәгълүмат алырга була.

«Финанс грамотасының онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясе 23 апрельгә кадәр дәвам итә. 

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда финанс грамотасы буенча онлайн-дәресләрдә Татарстанның барлык, ягъни 1,2 меңнән артык мәктәбе катнашты. Бу күрсәткеч буенча республика Россия төбәкләре арасында алдынгы урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев