Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә тугыз катлы йортта газ шартлаган 

Беренчел версия буенча, газ шартлауның сәбәбе — йортта яшәүче ир-атның үз-үзенә кул салуы белән бәйле.

Яшел Үзәндә тугыз катлы торак йортта көнкүреш газы шартлауның беренчел версиясе — йортта яшәүче ялгыз ир-атның үз-үзенә кул салырга омтылуы булырга мөмкин. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, шартлау чыккан фатирда яшәүче ир-ат хатыны үлеменнән соң эчүчелеккә сабышкан. Версияләр буенча, ир-ат үз-үзенә кул салырга омтылган. Хокук саклаучылар әлеге версияне тикшерә. 

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр һәм криминалистлар фаҗига урынын тикшерә.
Газ шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын бишесе хастаханәгә китерелгән. 70 яшьлек хатын-кызның хәлен табиблар авыр дип бәяли, ул реанимациядә. Тагын дүрт зыян күрүче — 1994 һәм 1995 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1992 һәм 1994 елларда туган ике ир-ат уртача авыр хәлдә, дип яза Татар-информ.

Бу хәлдән соң үлемгә китергән саксыз гамәлләр турында җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев