Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институты тәкъдим итәчәк

Финалистларга акчалата бүләк каралган.

«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.

Тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр постановкаларын күрә алачак, дип хәбәр итәләр бәйгенең оештыру комитетында.
Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.

Фестивальнең финалы быел мартта узачак. Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урынны алган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк бирелә.

Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде. Ул чакта «Иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллинаны бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев