Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Томан, яңгыр һәм 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Атнаның беренче көне яңгыр һәм пыскак яңгырлы булачак. Урыны белән томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән җил исә.
Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 5-10 градус җылы булачак, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.
Казанда көн явымлы булачак, һава температурасы 6-9 градуска кадәр җылына.
24 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Һава температурасы 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев