Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде

2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын алуга"IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS" республика конкурсы игълан ителде.

«Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсенә кызыксыну уяту, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб — кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», — диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия гражданнары һәм чит ил гражданнары чакырыла.
Конкурс турында нигезләмә шушы сылтама буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев