Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты медикларга һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Барлыгы 49 бүләк иясен тапты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә сәламәтлек саклау өлкәсе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 49 бүләк иясен тапты.

Миңнеханов пандемиянең сәламәтлек саклау өлкәсе өчен җитди сынау булганлыгын билгеләп үтте. Һәр татарстанлы медикларның һөнәри батырлыгы белән горурлана ала.
Республика башлыгы билгеләп үтүенчә, күп кенә медицина хезмәткәрләре атналары буе гаиләсеннән читтә яшәргә мәҗбүр. Алар "кызыл зона«ларда һәр кеше өчен кискен көрәш алып бара. 

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан медиклар һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре өчен эш аеруча арта, дип ассызыклады Президент.

«Сез үзегезнең хезмәтегез белән кешеләрнең иминлеген саклыйсыз. Шуның нәтиҗәсендә күп санлы тормышларны саклап кала алдыгыз. Сез рәхмәт сүзләреннән тыш, бүләкләүгә дә лаек», — диде ТР Президенты.

«ТАССРның 100 еллыгы» медале белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казанның эпидимиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Васил Зыятдиновны бүләкләделәр. 

Бүләкләү тантанасында башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев