Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Covid-19ка каршы вакцина турында прививка ясатучыларга җавап бирде

Вакцинация — коллектив иммунитетын арттыруның һәм яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең дөрес ысулы.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның куркынычы юк, киресен расларга теләгән прививкага каршы булучыларның сүзләренә бирешмәскә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Коронавируска каршы вакцинация халык өчен куркынычсыз, һәм нәкъ менә шуңа күрә привика күпләп вакцинация үткәрү өчен базарга керү мөмкинлеге алды. Шулай итеп без монда нинди дә булса проблемалар күрмибез», — дип билгеләп үтте спикер.

Владимир Жаворонков прививка кампаниясенең ирекле характерда булуын әйтте.

Вакцинация — коллектив иммунитетын арттыруның һәм авыруны, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең дөрес ысулы.
«Прививка ясатуга каршы булучылар хәрәкәте бүгенге көндә вакцинанын нәтиҗәсез булуы турында нинди дә булса исбатланган мәгълүматларны фәнни яктан раслый алмый. Киресенчә, вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеге вакыт белән расланган, ә ул барлыкка килә торган ниндидер хәрәкәт ярдәмендә түгел», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары прививкалар ярдәмендә халык күп кенә куркыныч инфекцияләрне җиңеп чыкты, дип ассызыклады. Ул интернеттан түгел, ә рәсми чыганаклардан вакцинацияләү турында мәгълүмат алырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев