Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан районнарында халыкны кабул итәчәк

Дәүләт комитеты җитәкчеләре республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән июнь-октябрь айларында очрашачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы районнарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.

Дәүләт комитеты җитәкчеләре июнь-октябрь айларында республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашачак. Якындагы кабул итү 8 июньдә Арча районында һәм 15 июньдә Буа районында оештырыла. 

Алга таба гражданнарны кабул итү графигы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында өстәмә рәвештә басылачак. 

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетына гражданнардан барлыгы 315 мөрәҗәгать килгән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне Интернет-кабул итү бүлмәсе аша, шулай ук 8 (843) 2218-200 «кайнар линия» телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев