Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе башланды

15 майга кадәр ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе дәвам итә.

14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр баласы булган һәм билгеле бер өлкәдә эксперт булып торучы һәр инициативалы ата-ана әлеге комитет составына керә ала.
Моның өчен гугл-форма тутырырга кирәк: https://forms кgle/2RXZ6A7hVbUvcbgdA.

Ата-аналар комитетының максаты — Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

Ел саен үткәрелә торган планлы очрашуларда яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темалар күтәреләчәк, шулай ук тиешле мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачаклар. Елга 2-3 утырыш үткәрү күздә тотыла.

Ата-аналар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елга Министрлык үзе өчен өстенлекле тема итеп яшүсмерләр белән эшләүне алды. MinMolteens концепциясе эшләнгән, анда Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принциплары һәм теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага үтәли таләпләр җентекләп тасвирланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев