Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тукай бүләген алырлык язучылар бармы?

Быел премиягә дәгъва кылучылар - 18. Биш гариза төрле сәбәпләр, шул ук вакытта техник төгәлсезлекләр аркасында кире борылган.

17 кешедән торган комиссия әгъзаларының яшерен тавыш бирүе нәтиҗәсендә Кол Шәриф мәчетен иҗат итүче коллектив (И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шакуров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров) абсолют лидер булып танылган. Ләкин соңгы сүзне барыбер Президент Рөстәм Миңнеханов әйтәчәк. Ул Тукай премиясен тапшыру турындагы Указга 26нчы апрельгә кадәр кул куячак.

Зилә Вәлиева быел бер генә коллективның җиңүе Тукай премиясенең дәрәҗәсен арттырырга тиеш, дигән фикердә: "Тукай премиясенә җәмгыятьтә танылган, бөек әсәрләр генә дәгъва кыла ала. Быел тавыш биргәндә, без нәкъ менә шушы хакыйкатькә якынайдык". Ул шул ук вакытта киләчәктә премия күләменең артырга мөмкинлеген дә искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев