Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тыл ветераны Хәтимә әбине 90 яше белән котладылар

Хәтимә әби Хәбибуллина Алабуга районы Хлыстово авылында яши.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов, АМР Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Таҗиева һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тәшкил иткән зур булмаган делегация Алабуга районының Хлыстово авылына юл тотты. Алар башкара торган миссия бик тә күңелгә ятышлы: тыл хезмәтчәне Хәтимә Йосыф кызы Хәбибуллинаны юбилее белән котлау. 5 октябрьдә, аңа 90 яшь тулды.

Матур-матур теләкләр белән бергә, килгән кунаклар Хәтимә Йосыф кызына истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар: бу көнне юбиляр Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан котлау открыткалары, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган кабул итеп алды.

Хәтимә Йосыф кызы ТАССРның Апас районында туган. Урта мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлагач ук, ул колхоз эшенә керешә: төрле-төрле эш башкарырга туры килә аңа.Бөек Ватан сугышы башында кыз тракторчылар курсы тәмамлый, шуңа күрә какча гына гәүдәле Хәтимәнең җилкәләренә авыр ир-ат эше башкару бурычы ята: ул җир дә сөрә, чәчү дә чәчә, үстерелгән икмәкне җыеп алуда да катнаша. Аңа окоп казуда да эшләргә туры килә.

Сугыш тәмамлангач, Хәтимә Йосыф кызы, әти-әниләре белән бергә, Яшел Үзән шәһәренә күченеп килә. Монда Яшел Үзән АТХсының котельный операторы вазифасын башкара. Ә хәзер ул, сеңлесе Зифа белән бергә, Хлыстовода яши. Һәр ял саен алар янына балалары һәм оныклары хәл белергә киләләр, алар хуҗалыкта һәм йортта башкарырга кирәкле эшләрдә булышып китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев