Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тырышкан юлын табар

Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасында балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстан Республикасы генераль прокурорының урынбасары Галимов Газинур белән берлектә халыкны кабул итте.

Ике сәгатькә сузылган очрашуда ун алабугалы үз проблемалары белән уртаклашты.
Елена Шәрифуллина дүртенче дәрәҗә сколиоз белән авыру оныгы Рания Ильясованы кайгыртып килгән. Аны инвалидлыктан төшереп калдырганнар, ә кызның күзгә күренеп бөкресе үсә. Елена Шәрифуллина кая мөрәҗәгать итәргә, оныгының инвалидлыгын яңадан танысыннар өчен, нәрсәләр эшләргә, дип киңәш сорап килгән. Җавап итеп, Гүзәл Удачина:
− Югарыдагыракларга мөрәҗәгать итәргә, һәр тайпылышны яңадан исбатлау кирәк, − диде.
Ә ике әнигә инвалид балалары өчен кайтарылган реабилитация коляскалары туры килмәгән. Беренче очракта, 4 яшьлек балага коляска шактый зур.
− Балам әлеге зур коляскага утыргач, бөтенләй югалып кала. Артык зур ул аңа. Аяк куя торган урынына аягы тими дә, һәм, утыртканда да, аягын аерып утыртырга кирәк, бала авыртуына түзә алмый, кычкыра. Колясканы өйгә алып килеп бирүченең аны җыярга вакыты булмады, ашыкты. Болай килеп чыгасын белгән булсам, кул куеп алып калмаган булыр идем, − ди Александра Чижик.
Икенче очракта, реабилитация коляскасы урамда йөрү өчен каралмаган, аларга җибәрелгән коляска белән өйдә генә яисә инде бер сикертмәсе дә булмаган тигез юлдан гына хәрәкәтләнерлек. Дәваланырга баргач, иптәшем ундүрт яшьлек улыбызны да, 35 килограммлы колясканы да күтәрде. Гел алай йөрергә мөмкин түгел. Бала бит әле үсә, 18 яшендә ничек күтәрмәк кирәк, − дип зарланды Наилә Искра.
Яңа коляска 62 мең тора икән, гаиләнең аны алырга мөмкинлеге юк. Ике мисалда да монысын кире дә алмыйлар, акчасын да кайтармыйлар.
− Татарстан өчен техник чаралар белән тәэмин ителү темасы актуаль инде ул. Кызганычка каршы, безгә бүгенге көндә дә бу оештыру моментларын җиренә җиткереп эшли алмыйлар. Икенче юлы, товарны ачып карамыйча, сезгә туры килә торган булуына инамыйча, актка кул куймагыз, − диде Гүзәл Удачина.

Нуретдин Рәхмәтуллин бирегә ДЦПлы оныгына түләнәчәк федераль торак субсидиясенең түләнү вакытын ачыкларга килгән. Оныгы Әдилә Рәхмәтуллина чиратта инде 18 ел тора. Мәсьәләне карау вакытында, аларга субсидиянең икенче елга түләнәсе билгеле булды, чөнки бу төр субсидия елына биш-алты кешегә бирелә, ә алар чиратта бишенче тора. Аларга хәзер әлеге 628 мең сум акчаны ничек, ни рәвешле файдаланырга икәнлеген хәл итә торырга гына кала.
Нурфига Фәтхуллина оныгы Руслан Фәтхуллинга опекун булып санала. Алар елга ике мәртәбә үзебездәге "Астра" реабилитация үзәгенә йөрергә тиешләр икән, быел март аенда булганнар булуын, икенче тапкырга чират җитми. Сәбәбе − электрон чират, чиратка электрон язылу системасы барлыкка килгән, ә аларга бу хакта хәбәр итмәгәннәр.
Болардан тыш балаларга алимент түләнмәү, балаларның йортка хокуксыз калу очраклары буенча сораулар каралды, килгәннәрнең барысының да проблемалары ишетелде, киңәшләр бирелде.
− Республика дәрәҗәсендә хәл ителә торган сорауларны без үз өстебезгә алдык, нәтиҗәләре турында әти-әниләргә хәбәр итәчәкбез. Ә муниципалитетка караганнары буенча шушы өлкәдә җаваплы кешеләргә күрсәтмә бирдек, без аларга бер ай вакыт бирәбез, шушы вакыт эчендә мөрәҗәгатьләр буенча ниләр эшләнгәнне тикшереп торачакбыз һәм мәгълүмат таләп итәчәкбез, − дип белдерде Гүзәл Удачина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев