Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Уйламаган көнем юк» китабы киләсе атнада сатуга чыгачак

Китап укучылар «Казан утлары» журналы редакциясенә Нәбирә Гыйматдинова китабының сюжеты һәм аның сатуга керү вакыты белән кызыксынып мөрәҗәгать иттеләр.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгуын белгәч, укучылар яңа әсәрнең сюжеты, шулай ук китап сатуга керү датасы белән кызыксындылар. Китап «Казан утлары» журналы китапханәсе» сериясе кысаларында дөнья күрде, проектны «Татмедиа» АҖ тәкъдим итә.

«Безгә районнардан шалтыраталар, китап сорыйлар», — дип сөйләде "Татар-информ«га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул киләсе атнадан китапны Казанда — татар китабы кибетләре киштәләрендә һәм вакытлы матбугат киоскларында табарга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләрендә сатып ала алачак, ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр басмага tatkniga.ru сайтында заказ бирә ала.

«Казан утлары» журналы китапханәсе" сериясенең беренче китабы авторы-язучы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде.

Әлеге романда берничә төп герой тәкъдим ителә. Мәсәлән, Тәслимә — фәлсәфи әсәрләр иҗат итүче талантлы язучы, һәм моның өчен журнал мөхәррире аны эштән азат итә. Моны журналга җиңел әсәрләр кирәклеге белән аңлата. Аның ире Миндияр азарт уеннар белән мавыга, Лас-Вегас казиносында зур акчалар отарга хыяллана. Ул гаиләне бурычка батыра. Әҗәтләрне түләү өчен Тәслимә бай кеше йортына йорт эшчесе булып урнаша«, — дип билгеләп үтте прозаик.

«Мин романда безнең дөнья контрастларын сурәтләргә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар артында урнашкан өч, дүрт катлы йортлар, тик бу йортларда XII гасырда Лондон Тауэры халкы төшендә дә күрмәгән куркыныч тормыш бара. Анда мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек хөкем сөрә, анда кешеләрнең кайгылары хакында уйламыйлар. Ә бу йортлар артында, кибетләр яраклылык вакыты чыккан азык-төлек ташланган чокырга, халык җыела. Алар арасында әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре дә бар — без аларны беләбез, аларның талантын бәялибез», — дип өстәде роман авторы.

«Уйламаган көнем юк» китабы ике мең данә тираж белән нәшер ителгән. Китап йомшак тышлыктагы кесә китабы форматында чыга. Басмага заказ бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев