Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган атнада Алабугада 5 аеруча авыр җинаять теркәлгән

Үткән атнада булган вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 280 хәбәр алынган.

Бу турыда Эчке эшләр бүлеге башлыгы Юрий Пономарев хәбәр итте.

Аеруча авыр төрдәге 5 җинаять очрагы теркәлгән. Мәсәлән, Дөм-Дөм авылында исерткеч эчемлекләр белән мавыккан 65 яшьлек ир-ат йорт хуҗасына пычак белән берничә яра ясаган. Икенче бер фатирда урлашу очрагы ачыкланган. Алтын-Ай урамындагы йортларның берсенә үтеп кергән билгесез зат яшерен рәвештә аннан 20 мең сумлык алтын, көмеш бизәнү әйберләре һәм бижутерия алып чыккан. Аналы-кызлы йорт хуҗалары икесенә бер ачкычны әле ишек кырындагы киштәдә, әле башка шартлы урында калдыра торган булган.

Моннан тыш, 7 урлау очрагы теркәлгән. Кыйнау очраклары турында - 17, гаилә низаглары турында - 35 хәбәр алынган. 11 кеше төрле травмалар белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Килеп чыккан 80 юл-транспорт һәлакәтләре вакытында 3 кеше зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев