Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вожатыйлар һәрвакыт алда

КФУның Алабуга филиалы студентларына республика вожатыйлар мәктәбен тәмамлау турында сертификатлар тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасында ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге консультанты Рөстәм Йосыпов, Алабуга институты директоры урынбасары Айрат Кавиев, проект җитәкчесе Сәләхи Таҗиев катнашты.

Республика вожатыйлары мәктәбендә укулар 1 февральдән 25 мартка кадәр дәвам итте.

Вожатыйлар мәктәбе Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан "Татарстан балалары" максатчан программасы кысаларында оештырылды. Мәктәптә барлыгы 400гә якын кеше укыды, шуларның 375е - Алабуга институты студентлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев