Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел бәйрәмнәрендә кая барырга һәм ни белән шөгыльләнергә?

Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган чаралар инде 13 декабрьдә үк башланачак.

Бу көнне шәһәр мәдәният сараенда 18 сәгатьтә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары һәм укытучылары катнашында "Яхшы кәеф" дип аталган яңа ел концерты оештырыла.

Бәйрәмгә әзерләнү чорында алабугалылар үз куллары белән уенчык ясарга өйрәнә алачак. 15 декабрьдән алып 30ына кадәр Алабуга музей-ядкәрлеге остаханәләре мастер-классларга чакыра. Декоратив-кулланма сәнгать осталары махсус Яңа елга үз кулларың белән ясарга мөмкин булган оригиналь сувенирлар әзерләгән.

"Тылсымлы балчык" (яңа ел талисманы - кыңгырау ясау, аны төсле балчык белән бизәү);

"Әкият кар бөртеге" (кабак төшләреннән чыршыга элә торган креатив кар бөртеге ясау);

"Хуш исле могҗиза" (чыршыга элә торган уенчык ясау, аны тутыру һәм бизәү);

"Яңа ел сакчысы" (тал һәм юкә чыбыгыннан уенчык ясау);

"Кышкы әкият" (каен тузы элементлары белән скрапбукинг - оригиналь дизайнер открыткасы ясау).

Белешмәләр өчен телефон: 7-87-77.

Яңа ел бәйрәмнәренең тулы программасы белән газетаның җомга санында танышырга мөмкин.

Альбина ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев