Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел каникулларында Алабуга шифаханәләре ничек эшләячәк?

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Озакка сузылган ялларда беркемгә дә авырып китәргә язмасын, тик кичекмәстән табибка күренергә кирәк булганда, шәһәр поликлиникаларының эш тәртибен белү бик урынлы булыр.

Алабуганың балалар шифаханәсе 2015 елның 31 декабрендә 7.30дан 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 31 декабрьдә өйгә чакырулар 7.30дан 13.00 сәгатькә тикле кабул ителә; 1, 2, 4, 5, 7, 8, 10 гыйнвар - ял һәм бәйрәм көннәре.

3 гыйнвар, 6 гыйнвар һәм 9 гыйнварда балалар шифаханәсе 7.30дан 14.00 сәгатькә хәтле эшли. Табибны өйгә 7.30дан 12.00 сәгатькә хәтле чакырырга мөмкин.

Балалар шифаханәсе филиалының эш графигы:
31.12 -БШ филиалы 7.30дан 17.00 сәгатькә хәтле эшли.
Чакырулар 7.30дан 12.00 сәгатькә тикле кабул ителә.
3 гыйнвар, 6 гыйнвар һәм 9 гыйнварда БШ филиалы 7.30дан 12.00 сәгатькә кадәр эшли , чакырулар 7.30дан 12.00 сәгатькә тикле кабул ителә.
1, 2, 4, 5, 7, 8, 10 гыйнвар - ял һәм бәйрәм көннәре.

Өлкәннәр өчен шифаханә 2,3,5,8 гыйнварда эшли:
- гомуми практика кизү табиблары 8.00дән 13.00 сәгатькә тикле;
- акушер-гинеколог 8.00дән 13.00 сәгатькә тикле (3,5,8 гыйнвар);
- процедура кабинеты (2,3,5,8 гыйнвар);
- яраларны бәйләү кабинеты (3,5,8 гыйнвар).

Шифаханә филиаллары:
Нечаев урамы, 16а (9-61-08)
- гомуми практика кизү табибы 8.00дән 13.00 сәгатькә тикле эшли;
Гассар урамы, 23 (7-91-34)
- гомуми практика кизү табибы 8.00дән 13.00 сәгатькә тикле эшли;
- процедура кабинеты (3,5 гыйнвар).
1,4,6,7,10 гыйнвар - ял көннәре.
9 гыйнварда шифаханә шимбә көне графигы буенча эшли. Табибны өйгә чакыру өчен телефоннар: төп бинада: 3-51-52,3-11-20, филиалларда: 9-61-08, 7-91-34.

53нче санлы даруханә 2016 елның 2 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев