Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа елга әзерлек башланды

Яңа елга кадәр 25 көн калып килә. Шәһәрдә инде бәйрәмгә әзерләнүнең беренче билгеләре дә күренә башлады. Бәйрәм бизәлеше турында район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе - баш архитектор Ренат Хашимов сөйләде.

Яңа ел бәйрәменең төп чаралары "Яшьләр" стадионында үтә. Үзәк чыршы да шунда куела, ә сәхнә төп трибуна каршында булачак дип планлаштырыла. Мәйданга керү урынында утлары янып торган конструкцияләр куелачак, ә аларның як-ягында Кыш бабай һәм Кар кызы фигураларын күрергә мөмкин. Төп керү урынының уң ягында чыршы һәм гирляндалар белән бизәлгән кечкенә шугалак ясау күздә тотыла.

Быел стадионда зур шар формасында чыршы уенчыгы кую планлаштырыла. Уенчык шарның биеклеге дүрт метр булып, аның астыннан йөрергә мөмкин булачак. Чыршы каршында 2014 елның символлары - чанага җигелгән атлар фигурасы куела.

Ренат Хашимов әйтүенчә, быелгы бизәлештә, киләчәктә дә кулланырлык элементларга өстенлек бирелә.

- Төшерүен матур төшергәнсез, хәзер боларның барысын да тормышка ашырасы калды, - дип өстәде район башлыгы Геннадий Емельянов.

Гадәт буенча, бәйрәм үтәчәк урында бәйрәм сәүдәсе оештырылачак.

Моннан тыш, башкарма комитет иң матур бизәлгән бина фасады, инженерлык корылмалары, автозаправка станцияләре һәм шәхси йортларга конкурс игълан итте.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев