Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга

Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада суррогат алкоголь белән агуланучылар саны кимүдә тотрыклы тенденция күзәтелүен билгеләп үтә. Моңа нигездә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүдә ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасын гамәлгә кертү ярдәмендә ирешелде. Әлеге система ялган аракыны легаль сәүдә нокталары аша сату мөмкинлеген тулысынча диярлек юкка чыгарды. Хәзер махсус җиһаз ярдәмендә исерткеч эчемлек, шулай ук аның кайда җитештерелүе турындагы бөтен мәгълүмат турыдан-туры алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәткә җибәрелә һәм ялган продукция ачыкланган очракта, сатучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. ЕГАИС гамәлгә кертелгәннән бирле Татарстанда бер генә мондый очрак та ачыкланмаган.

Шуңа да карамастан, быелның 6 аенда республикада 593 кеше сыйфатсыз алкоголь белән агуланган, шуларның 172се якты дөнья белән хушлашкан. Бу - узган елга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

ЕГАИСтан тыш, сыйфатсыз аракыдан агулану очракларының кимүендә Татарстанда эшләнгән котрафакт алкогольгә каршы көрәш буенча нәтиҗәле методика зур роль уйный, ул җиңел генә килгән акчага һәм аз күләмдәге штрафларга күнеккән бутлегерларның кесәсенә суга. Хәзер ялган аракы җитештерү һәм сатуда тотылган бутлегерларның продукциясен конфискацияләү белән бергә, аларга карата җинаять эше дә кузгатылачак. Ә хөкем карарыннан соң товар билгесе хуҗасы алардан үз брендын законсыз төстә кулланган өчен зур күләмдә акча түләттерә. Котрафакт алкоголь сату һәм җитештерү очракларына чик кую буенча үткәрелгән чараларның күпчелегендә "Татспиртпром"АҖнең Куркынычсызлык идарәсе белгечләре дә катнашты, аларның күбесенә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары Мактау грамоталары тапшырылды.

Узган елның ноябрендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары Лаеш районының Комлы Кавал бистәсендә яшәүче Сергей Даниловтан «Граф Ледофф», «Русская Валюта» һәм «Голубое озеро» маркасы астында җитештерелгән зур күләмдә аракы партиясен ала. Экспертиза продукциянең ялган гына түгел, сәламәтлек өчен куркыныч булуын да ачыклый. Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла. Быелның 4 июлендә Лаеш район суды аннан дәүләт файдасына 71 мең сум штраф түләттерү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын җиренә җиткерү өчен суд бутлегерның ВАЗ һәм Nissan автомобильләренә арест сала. Тик эш моның белән генә төгәлләнми әле. Хәзерге вакытта Лаеш районы суды "Татспиртпром"ның Сергей Даниловтан компаниянең товар билгеләрен законсыз төстә файдаланган өчен 3 миллион сум күләмендә компенсация түләттерү турындагы дәгъвасын карый.

Сентябрь аенда Спас районы суды Денис Дмитриев, Михаил Гриненко, Ирина Подгорнова, Сергей Кузовкин һәм Суссан Арутюнянга карата хөкем карары чыгара. Алар узган елның маеннан октябрь аена кадәр Болгарда - «Лотос», «Корзинка», «Сова» һәм «NUR»* кибетләр челтәре аша сәламәтлек өчен кукыныч тудырган ялган алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнгән. Тентегән вакытта алардан "Татспиртпром" АҖ бренды астында җитештерелгән зур күләмдә контрафакт хәмер, шул исәптән 113 шешә - «Граф Ледофф», 79 шешә - «Усадская хлебная», 30 шешә - «Казанская престижная», 8 шешә - «Старая Казань» һәм 10 шешә «Вайс» аракысы, барлыгы 1607,75 литр суррогат алынган.

Суд бутлегерларга карата 4 елдан 8 елга кадәр шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү һәм 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штрафка тарту турында хөкем карары чыгарган. Моннан тыш, "Татспиртпром" АҖ хөкем ителүчеләрдән брендны законсыз төстә файдаланган өчен 2 миллион 680 мең сум күләмендә акча түләттерергә ниятли.

Казанның Идел буе районы судында исә хәтта Россия күләмендә дә моңарчы күрелмәгән эш (суррогат алкоголь сатучылар җинаятьчел төркеме оештыру турында) карала. Суд каршына 21 яшьтән 48 яшькә кадәрге 11 кеше басты. 10 фигурант - сак астына алынган, шул исәптән берсе - өй сагында. Тагын берсенә беркая да китмәү турында подписка бирелгән. Әлеге төркемдәге ике кеше - федераль эзләүдә, ә төп гаепләнүче, 42 яшьлек Станислав Федоров халыкара эзләүгә бирелгән. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул Израильдә качып ята һәм хәзерге вакытта РФ Генераль прокуратурасы аны органнарга тапшыру процедурасын алып бара. Аларның барысына да берничә маддә буенча гаепләү белдерелә: "җинаятьчел төркем оештыру", "товар билгесен законсыз төстә файдалану", "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яисә хезмәт күрсәтү, товар яки продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату".

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2012-2015 елларда төркем әгъзалары Татарстанга Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән спирт алып кайтып, Казанның Авиатөзелеш һәм Идел буе районнарында алардан ялган аракы ясаган. Араларында "Татспиртпром"ның танылган брендлары: «Граф Ледофф», «Усадская хлебная», «Казанская престижная», «Старая Казань», шулай ук чит ил маркалары: «Hennessy XO» коньягы, «Johnnie Walker Red Label» маркалы виски, «Jack Daniels», «OLMECA» текиласы һ.б. бар. Фирма этикеткалары ябыштырылган шешәләр һәм акциз маркаларын кунакханә барлары һәм рестораннарында сатып алганнар. Әзер продукцияне шунда ук, күбесенчә күңел ачу биналарында, шулай ук ваклап сәүдә итү нокталарында сатканнар.

Узган елның июлендә яшерен цехларда тентү үткәргән вакытта оперативниклар 63 меңнән артык шешә, 26 тонна спирт, 23 тонна составында спирт булган продукцияне конфискацияләгән. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, оригиналь шешәләр запасын булдыру өчен, гаепләнүчеләр пыяла савыт кабул итү пунктларында һәм чәркәханәләрдә файдаланылган савыт-саба җыюны оештырган.

Экспертиза күрсәткәнчә, әйләнештән алынган контрафакт алкоголь тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч. Оешкан җинаятьчел төркемгә карата штрафларның гомуми күләме 15 миллион сумнан да артып китәргә мөмкин. Моннан тыш, җинаять эше кысаларында, «Татспиртпром» товар билгесеннән законсыз төстә файдаланган өчен компаниягә килгән 6 миллион сумлык икътисади зыянны түләттерү турында судка дәгъва бирде.
Ялган аракы сату нокталарын ачыклауда халык та ярдәмгә килә. Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефоны эшли: 8 (843) 278-92-79. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтының «Халык контроле» бүлегендә дә мәгълүмат калдырырга мөмкин. Узган ел Татарстанда ялган спирт җитештерү һәм сату фактлары турында хәбәр итүчеләрне бүләкләү системасы эшли башлады. Мәгълүмат расланса, 100 һәм аннан күбрәк литр фальсификат әйләнештән алынса яки җинаять эше кузгатылса, хәбәр бирүчегә - 3 мең, 10нан 100 литрга кадәр суррогат конфискацияләнгән очракта - 2 мең, әгәр әйләнештән алынган ялган аракының күләме 10 литр яки аннан азрак булса яисә ул конфискацияләнмәсә, әмма закон бозу очрагы расланса (мисал өчен, исерткеч эчемлекләрне төнлә сату) 1 мең сум акча тапшырылачак.
*НУР
Елена МЕЛЬНИК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев