Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ярминкәгә рәхим итегез!

16 февральдә Алабуганың мәшгульлек үзәгендә эш урыннары вакансияләр ярминкәсе үтәчәк.

Әлеге чарада "АлАЗ" ААҖ, "АлАЗ-Транс" ҖЧҖ һәм "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге катнашачак.

Бу көнне инженер, йөк ташучы, дворник, кладовщик, станок һәм манипулятор көйләүче, слесарь, токарь, фрезеровщик, шлифовщик, электрогазосварщик, электромонтер һәм шоферлар таләп ителәчәк.

Ярминкә барышында вакансияләр турында мәгълүмат алырга, эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мәшгульлек үзәге белгечләре белән киңәшергә мөмкин булачак.

Ярминкә сәгать 11.00дә, Олы Покров урамы, 33 нче йорт адресы буенча эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев