Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшьләр эшләре министрлыгы беренче тапкыр яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында 50 миллион сум уйнатачак

Татарстанның муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре беренче тапкыр үз проектларын гамәлгә ашыруга грант ярдәме ала алачак.

Моның өчен республика ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның әлеге инициативасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.

«Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашучы, сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак. Безнең Президентыбызга тармакка һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен тагын бер кат рәхмәт!» — дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Мондый практика урыннарда яшьләр сәясәтен үстерүгә, аны реаль ресурслар белән көчәйтүгә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Фото: ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев