Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әйләнә дә килә... сәгатьләр

Озакламый сәгатьләр янә кышкы вакытка күчәргә мөмкин. Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников белдерүенчә, сәгатьләрне күчерү турындагы закон проекты инде бар.

Җәй көне эшләнеп бетеп, сентябрьдә ул Дәүләт Думасына кертеләчәк. Депутат әлеге законның кабул ителәчәгенә шикләнми. "Җәйге вакыт белән яшәү халыкның сәламәтлегенә, шул исәптән Президент белән Премьер-министрныкына да зыян китерә", - дигән ул. Владимир Путин да элекке президентның яңалыгын хупламый, тик кышкы вакытны Дмитрий Анатольевич үзе кайтарырга тиеш дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев