Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл корбаннары

Шәһәрдә һәм районда шушы елның 10 аенда 82 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

Аларда 7 кеше һәлак булган, 124 кеше төрле дәрәҗәдәге травма алган. 30 октябрьдә Алабугада 6 юл һәлакәте күзәтелгән, икенче көнне - 31 октябрьдә - аварияләр саны кискен арткан. Бу көнне 18 юл-транспорт вакыйгасы булган, бер кеше зыян күргән. Үткән ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 13кә зур.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне кичекмәстән җәйге шиннарны кышкыга алыштырырга чакыра, тузган шиннар, бер күчәрдәге төрле шиннар белән йөрү, бер үк вакытта шипланган һәм шипланмаган шиннар белән йөрүнең куркыныч тудыруын искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев