Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юрий Камалтынов: "Татарстанда барлык участокларга "Бердәм Рәсәй"нең күзәтүчеләре җибәрелде"

"Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим", - диде ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе.

Спикер партиядән тәкъдим ителгән 6 меңнән артык кандидатның күпчелегенең шәһәр һәм авыл җирлекләре советларында үз урынын алачагына өметен баглады. "Безнең өчен бу сайлау кампаниясенең закон нигезендә төгәл узуы мөһим. Барлык 2802 сайлау участогына күзәтүчеләр юлланды. Тавыш бирү барышын даими күзәтәбез. Җирле бүлекләрдә "Бердәм Россия" партиясенең башкарма комитетлары белән даими элемтәдә торабыз. Тавыш бирү барышында әлегә проблемалар юк. Көн дәвамында сайлау процессы закон нигезендә барыр дип ышанабыз", - дип билгеләп узды Юрий Камалтынов. Ул сайлауларның тыныч, оешкан төстә узачагына ышанычын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X