Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЮВТ-24 — Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады

Телеканал республиканың нефть төбәкләре өчен эшли. 

Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерүче яңа телеканал эшли башлый. Төбәк халкы исем сайлау буенча фикер алышуга актив кушылды. Бу хакта almetievsk-ru. яза. 

Сораштыру «Әлмәт-ТВ» телекомпаниясенең социаль челтәрләрендә үтте. Вариантлар арасында мондыйлар бар иде: «Регион-Татарстан», «Холмы ТВ», «Тат-Юг ТВ», «Нефтянка ТВ», «ЮВТ-24

Тавышларның күпчелеге «ЮВТ-24» исеме өчен бирелгән. Моннан тыш «Регион-Татарстан» һәм «Тат-Юг ТВ» вариантлары да лидерлар исәбендә булган. 

Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, Әлмәт телекомпаниясе эшен үстерү фикере нәкъ менә «Татнефть» ярдәмендә эре агломерация формалашу сәбәпле барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев