Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зарланыгыз!

ТКХ хезмәтләреннән зарлануларны кабул итү буенча бердәм телефон барлыкка килде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм мониторлаштыру буенча бердәм хезмәт эшли башлады. Ул гамәлдә булган дәүләт хезмәтләре сайтында мөрәҗәгатьләр өчен махсус портал булдыруны күздә тота. Димәк, озакламый дәгъваларны интернет аша калдырырга мөмкин булачак. Моңа кадәр әлеге система ябык режимда тест үткән. Системаның бер ай эшләү дәверендә 2073 дәгъва кабул ителгән.

Әлегә ТКХ өлкәсенә караган зарларны 8-800-100-00-33 бердәм бушлай телефон аша калдырырга мөмкин. Мөрәҗәгатьне карау статусын шул ук телефон буенча шалтыратып белергә була.

ТКХ мәсьәләләре буенча сораулары булган алабугалыларны шәһәр хакимияте бинасында кабул итүләр дәвам итә. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 17 сәгатьтә хакимиятнең кече залында ТКХ мәсьәләләре буенча комиссия эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев