Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Журналист бер көнгә һөнәрен алыштырды

Полиция көнен бәйрәм итү алдыннан һөнәремне алыштырырга булдым, билгеле инде, вакытлыча гына. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре киемендә, патруль посты хезмәте белән бергә, алабугалыларның тынычлыгын сакларга киттем.

Смена башлану

Төгәл 16.30 сәгатьтә мин үземнең яңа "вазифаларымны" башкару өчен, Алабуганың полиция бүлегенә килдем. Беренче чиратта, миңа өс киеме юнәттеләр, тышкы яктан олы күренсә дә, бушлат уңайлы һәм, патруль посты өчен әһәмиятлесе, җылы булып чыкты. Бүрек тә шундук туры килде, аңа өстәп, дөрес кашне рәвешендәге шарф та бирелә икән. Шунысын әйтергә кирәк, биредә эшләүче хатын-кызларга ачык төстәге кием һәм күзгә бәрелеп торган аксессуарлар рөхсәт ителми, аяк киеме һәм сумканың караңгы төстә һәм классик стильдә булырга тиешлеге турында мине алдан кисәтеп куйдылар.

17 сәгатьтә постларга билгеләү башлана, эшкә керешүчеләр инструктаж ала.

Мине 527 нче экипажга беркеттеләр. Аның составында ике хезмәткәр − патруль посты хезмәте взводының икенче бүлеге командиры Рафис Зайцев, аның стажы сигез елдан артык, һәм полицияче-йөртүче, патруль посты хезмәтенең икенче бүлеге полиция сержанты Данил Маткаев, хокук саклау органнарында эшләвенә ике ел. Бу кичне мин экипажның өченче әгъзасы булдым.

Патруль хезмәте

Патруль посты хезмәткәрләре көн саен җинаятьчелек һәм хокук бозуларга каршы көрәшкә чыга. Ә шәһәрдә төрле хәлләр булгалый - эчеп сугышулардан алып, авыр җинаятьләргә кадәр. Һәм патруль торучылар һәрвакыт беренчеләрдән вакыйга уртасында кала. Минем яңа хезмәттәшләрем сөйләвенчә, нигездә аларга гаилә җәнҗаллары буенча юлга чыгарга, эш көненнән соң күршеләренә ял итәргә комачаулаучы исерек тәртип бозучыларны тынычландырырга туры килә.

− Гадәттә үзебез хәл итәбез, кирәк булган очракта участковыйны, оператив төркем яисә ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырабыз, әгәр җинаять кылынган икән, пүнәтәйләр һәм шаһитлар эзлибез, − ди патруль посты хезмәткәрләре.

Чакырулар саны төрлечә, ял көннәрендә гадәттә алар күбрәк була. Һава торышы да тәэсир итә - көннәр җылынса, кешеләр урамга чыга, спиртлы эчемлекләр эчә, бу инде үзе үк, өстәвенә төрле батырлыкларга этәрүче тәртип бозу булып тора. Әйтергә кирәк, җәмәгать урыннарында алкоголь кулланган өчен 500 сум күләмендә штраф түләргә туры килә.

Беренче тикшерү

Шулай итеп, минем яңа "вазифаларыма" әйләнеп кайтыйк. "УАЗик"ка утырып, шәһәр урамнары буйлап юнәлдек. Башта аскы өлешне йөреп чыктык. Тәртип бозучыларны эзләп, җентекләп күзәтеп бардык - тулы тынлык хөкем сөрде, рация дәшмәде.

Казан урамыннан үтеп барганда, хезмәттәшләрем ике яшь кеше янында туктады. Патруль хезмәткәрләре аларның кәрәзле телефонын тикшерергә булды. Рафис егетләр турында мәгълүмат язып алган арада, Данил телефоннарның серия номерларын тикшерде. Аларны дежур частька тапшыралар һәм анда инде бу телефоннарның эзләнүдә булу-булмавын тикшерәләр. Егетләрнең бары да яхшы. Шул ук эшне хезмәттәшләрем 6 нчы микрорайонда кабатлады, шунысы куанычлы, бу юлы мөрәҗәгать иткән алабугалылар да закон тыңлаучы гражданнар булып чыкты.

Тәртипне еш бозучы

Шәһәрнең өске өлешен йөреп чыкканда, рация буенча хәбәр килде, Нефтьчеләр проспекты, 11нче йорт подъездында исерек кеше йоклап ята икән.

− Ниһаять, кызыклы нәрсәне дә булса көтеп алдым, − дип уйлап куйдым мин.

Машинадан чыгуга, подъездга юнәлдек. Алдан атлый идем, курку сизмәдем, янәшәмдә чын ир-егетләр атлый бит. Тик шулай да эчеп исергән иптәш яткан өченче катка якынлашканда, тәҗрибәле хезмәткәрне үземнән алгарак үткәрдем.

Баскычта ир кеше йоклап ята иде. Соңыннан билгеле булганча, аңа барлыгы 35 яшь, карап торуга исә 45 не бирергә була. Рафис аны шунда ук танып алды, чөнки полиция күзенә беренче тапкыр гына чалынуы түгел.

− Шушы кеше аркасында мин 2014 елны Нефтьчеләр проспектындагы тулай торакта каршыладым. Яңа ел кичендә аның эченә пычак белән кададылар, − дип искә ала Рафис.

Тәртип бозучыны эләктереп, без алкоголь исереклегенең дәрәҗәсен билгеләү өчен, наркологиягә юл тоттык. Үзенең "язмышын" ул түбәнчелек белән кабул итте - каршы килмәде, начар сүзләр әйтеп ачуланышмады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу очрак аның өчен юбилейлы булып чыкты - 45 енчесе. Наркологиядән соң аны бүлеккә алып киттеләр, ул анда иртәнгә кадәр булачак. Иртәнге аш урынына штраф кәгазе алачак.

Мондый эчкечеләр патруль хезмәткәрләренә җитәрлек мәшәкать тудыра, чөнки аларны наркология һәм эчке эшләр бүлегенә алып барудан башка, полицейскийларга күп кенә документлар − карар, аңлатма, рапорт, шәхси тикшерү беркетмәсе тутырырга кирәк була.

Тел камерага илткән

Күзәтүне дәвам итәбез. Тынычлык проспектында без алкогольле коктейль шешәсе тоткан егетне күрдек. Ул да минем хезмәттәшләргә таныш икән. Наркологиягә барганда, егет үзен бик ямьсез тотты. Патруль хезмәткәрләре адресына начар сүзләр әйтеп бетерде. Сүгенүдән гарык булып, хезмәттәшләремнең колакларын жәлләп куйдым, алар бит көн саен шундыйларны тыңларга мәҗбүр. 25 яшьлек егет, алдагы яшел елан яратучы кебек үк, бүлеккә китерелде. Әйтергә кирәк, административ бүлмәдә тоткарланганнарның барысына да аяк киемнәре шнурларын, чалбар каешларын чишәргә туры килә. Кесәләренең буш булуы мәҗбүри.

Вазифаларга керә

Без яңадан шәһәр буйлап киттек. Шунысын әйтим, кайбер урамнарда мин беренче тапкыр булдым.

Безгә иреккә чыккан бер иптәшне тикшерергә кирәк иде, закон буенча ул кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр өйдә булырга тиеш. Тик ул өендә булып чыкмады. Элекке сөяркәсе хәзер ул биредә яшәми, дип җавап бирде. Элегрәк хөкем ителгән алабугалының тәрҗемәи хәленә бу зур минус икәне аңлашыла, хәзер полиция хезмәткәрләренә аны табып, профилактик эш үткәрергә кирәк.

Патруль дәвам итә

Рейдыбызның киләсе пункты - мәдәният сарае артындагы территория - яшьләрнең яраткан урыны. Биредә без автомобиль тирәсендә торучы биш егетне күреп алдык. Рафис һәм Данил машинаны һәм яшьләрнең телефоннарын карады. Кесәләре дә тикшерелде. Тыелган бер әйбер дә табылмады, без алга таба кузгалдык.

Сирена

Төн уртасы җиткәндә, рациягә Мәрҗани урамындагы 14 йортта сугышу очрагы турында хәбәр килде. Сирена улавы астында без шул урынга барып җиттек. Анда киемнәре пычранып беткән яшь кешене күрдек, аңа кадәр шактый эчкән булган, күрәсең.

− Улымның туган көне, мин кибеткә чыктым, − дип кабатлады ул.

Алга таба инде миңа таныш схема буенча: аны машинага утырттылар һәм наркологиягә алып киттеләр. Кире кайтканда, патруль хезмәткәрләре Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында торучы машиналарның берсенә игътибар итте. Юлында яшел ут януга карамастан, полиция хезмәткәрләрен күрүгә, машина йөртүче кинәт кенә туктады. Шикле машинаны тоткарладылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырдылар. Юкка гына түгел икән. Аның хуҗасы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып чыкты.

Минем хезмәтем төнге икедә тәмамланды. Дежурлык вакытында 19 кеше тикшерелде. Өч кеше, җәмәгать урыннарында алкоголь исереклегендә булу сәбәпле, 500 сум күләмендә штраф түләячәк. P.S. Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, сигез сәгать сизелми дә үтте. Хәзер инде полиция хезмәтенең куркыныч та, авыр да икәнен ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Ә минем полиция мине чыннан да саклавына ышанам әле.

Екатерина КРАСНОВА

Автор фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев