Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Знание» җәмгыятенең күзәтчелек советын Сергей Кириенко җитәкләячәк

«Знание» җәмгыяте 2016 елдан бирле эшли.

РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко «Знание» җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды.
«Мәскәүдә „Знание“ Россия җәмгыятенең III съезды узды, анда оешманың яңа җитәкчелек составы расланды һәм аның эшчәнлегенең алдагы юнәлешләре билгеләнде», — диелә хәбәрдә.
«Знание» җәмгыяте генераль директоры итеп «Нетология-групп» холдингына нигез салучы һәм «Фоксфорд» укыту онлайн-сервисы, шулай ук «Россия лидерлары. Сәясәт» конкурсы җиңүчесе Максим Древаль сайланды.
Оешманың матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча съездда, «Знание» җәмгыяте гамәлдә булган 83 төбәктән 191 кеше катнашкан.
2021 елның мартында Древаль Советлар Союзы тәҗрибәсенә һәм традицияләренә таяна торган заманча һәм технологик белем платформасын булдырырга тәкъдим итте. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим ителгән идеяне хуплады һәм 21 апрельдә Федераль Җыенга Юлламасында «Знание» җәмгыятен заманча цифрлы платформада эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдерде.
Россия «Знание» җәмгыяте — иҗтимагый коммерцияле булмаган оешма. Оешма 2016 елдан бирле эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев