Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зур авария: хатын-кыз идарә иткән "Мерседес" өч машинага бәрелеп, 24 кеше утырган микроавтобусны аударган

Иркутск өлкәсендә эре юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза "Российская газета". Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 11 кеше зыян күргән.

23 ноябрьдә иртән Байкал трактының 16нчы чакрымында "Мерседес" йөртүче башта йөк машинасына, аннары тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре утырган "Форд" микроавтобусына һәм "Ауди" машинасына бәрелгән. "Мерседес" белән хатын-кыз идарә иткән. Бәрелешү нәтиҗәсендә микроавтобус әйләнеп капланган. Микроавтобуста 24 кеше булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә "Форд" ның 11 пассажиры зыян күргән, шулай ук "Мерседес" йөртүчесен дә хастаханәгә алып киткәннәр

.http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев