Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2023 елда Россия халкының реаль хезмәт хакы 7 процентка арткан

Халыкның реаль керемнәре 4,4 процентка артты.

Быел халыкның реаль хезмәт хакы — 7, реаль керемнәре 4,4 процентка арткан. РФ Президенты Владимир Путин бүген Мәскәүдә ачылган ВТБның «Россия чакыра!» XIV инвестиция форумының пленар утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Хәзерге вакытта реаль хезмәт хакы — 7, халыкның реаль керемнәре 4,4 процентка артты», — дигән мәгълүматлар китерде дәүләт башлыгы.

Президент әлеге күрсәткечләрне позитив эшкә көйләнгән ил җәмгыятенең социаль сәясәте, икътисади үсеше һәм эчке халәтендәге мөһим фактор дип атады.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Росстатның Россиядә социаль-икътисади хәл турындагы доклады нигезендә, татарстанлыларның реаль керемнәре 2022 елга карата 9,1 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев