6 яшьлек кызны әти-әнисе мәете янында тапканнар
Тикшерү бара.
Мәскәү өлкәсендә күп катлы фатирларның берсендә 42 яшьлек ир белән 46 яшьлек хатынның мәетләре табылган. Алар янында йончыган һәм сусызлыктан интеккән 6 яшьлек кызлары утырган, дип яза ВТ.
Мәскәү өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Ир белән хатынга көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмаган. Ә кызчыкны хастаханәгә озатканнар. Табиблар сүзләренчә, сабыйның гомеренә куркыныч янамый.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев