«Әбиләр чуагы» булырмы?
Синоптиклар үз фаразларын җиткерә.
Россиянең Үзәк өлешендә 12 сентябрьдән уртача температура нормага туры килә башлаячак, ә 19-26 сентябрьдә «әбиләр чуагы» булырга мөмкин. «Метео» фаразлар үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
«Әбиләр чуагы» 19-26 сентябрь аралыгында булыр дип көтелә. Өч-биш көн дәвамындагы коры, җылы һава шул көннәргә туры килергә тиеш«, — дигән ул.
Синоптик әйтүенчә, 12 сентябрьдән һава температурасы нормага туры килә яки аңа якынлаша башлаячак. «Көндез +14...+16, төнлә +5...+7 градус чамасы булачак. Көзен климатик норма кинәт кими: хәзер тәүлеклек уртача температура нормасы +13 градус икән, бер атнада соң ул инде бер градуска төшәчәк», — дип аңлаткан Шувалов.
Исегезгә төшерәбез: якын араларда Татарстанда нормадан 4-6 градуска түбән булган бик суык һава саклана. Киләсе атна башында — 12-13 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә +15...+18 градуска кадәр җылы көтелә.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев