Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөселманнары һәм православие динендәгеләр футбол уйнады

Матч «Экстремизмга — ЮК!» айлыгы кысаларында оештырылды.

Алабуга районының Хлыстово авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексында футбол буенча матч узды. Уеннар «Экстремизмга — ЮК!» айлыгы кысаларында оештырылды, дип яза Алабуга мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Уен кырында актив яшь мөселманнар һәм православие яшьләре очрашты. Матч Алабуга районы мөхтәсибәте инициативасы буенча үткәрелде. 
Әйтергә кирәк, мондый спорт уеннары инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Барлык яшьләр дә шәһәр мәчетләренә һәм храмнарына йөрүче мәхәллә кешеләре, шулай ук дини оешмаларның актив эшлеклеләре. 

Матч спорт ярышлары гына түгел, ә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытучы чара да. «Спорт кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра», — диләр оештыручылар.

Барлык уенчылар да матчтан канәгать калды һәм футбол кырында тагын бер тапкыр очрашырга теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев