Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» бер сулышта укыла"

Алабугада гомер итүче Гөлсәрия Якупова «Алабуга нуры» газетасын озак еллардан бирле бик яратып укый.

Газета алырга редакциягә килгәч, безнең янга кереп, хәл белешмичә дә калмый. Ә без әбунәчеләребезне күрүгә һәрвакыт шат!

Шушы көннәрдә генә Гөлсәрия ханым киләсе яртыеллыкка язылу рәсмиләштерде. «Бәлки бүләк тә отып куярмын әле», − ди ул көлеп.

− Газетаны даими алдырам. Шәһәрдә һәм районда булган хәлләрдән хәбәрдар булып торасым килә. Барлык сәхифәләрен дә яратып укыйм, бик ошый. Анда һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат таба ала. Үзем шигырьләр, хикәяләр яратканга, газета битләреннән иң беренче шуны эзлим, гомумән газета бер сулышта укыла, бер укый башласаң, аннан аерылып булмый. Редакциягә килеп газета алмасам, әллә ничек, нәрсәдер җитмәгән кебек була башлый, шуңа бер санын да калдырмыйм. «Аш-су» сәхифәсен бик яратып карап барам. Газетада дин темасы да яктыртыла, әмма догалар да куелса, бик әйбәт булыр иде, − ди ул теләкләрен җиткереп.

Газетага язылырга вакыт бик күп калмады. "Алабуга нуры«на язылырга өлгермәүчеләр, ашыга-ашыга, почта бүлекчәсенә барырлар, редакциябезгә килерләр дип өметләнеп калабыз. Шулай булмый ни! Ничек инде шәһәр-районыбыз яңалыкларын белми калырга! Район һәм шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, аның кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән танышыйм дисәгез, «Алабуга нуры» газетасына язылыгыз! Үзегезнең язмаларыгызны да җибәрегез, алар газетабыз битләрендә дөнья күрер.

Исегезгә төшерәбез, районда татар телендә чыга торган бердәнбер газета "Алабуга нуры"на язылу бәясе − 806 сум 88 тиен, "Новая Кама«га — 854 сум 94 тиен. 

Газетага почта бүлекләре аша, редакциягә (Төзүчеләр урамы, 16а) килеп яки Интернет аркылы да язылырга мөмкин:
— podpiska.pochta.ru сайтында;
— tatmedia.ru/podpiska сайтында;
— Дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет»та.
Элеккечә, сезгә газетага язылуның альтернатив ысулын да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният йортыннан яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылганда, газеталарның бәясе 460 сум тәшкил итә.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бер гасырлык тарихы булган газеталарны бергәләп саклыйк! «Алабуга нуры» газетасында иртәгәсе көн сәхифәләре дә язылсын өчен, сезнең газетабыздан аерылмавыгыз кирәк. Язылыгыз, укыгыз, безнең белән бергә булыгыз!

Сорауларыгыз булса, 8(85557) 3-81-11 телефон номеры буенча шалтыратыгыз.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев