Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа ел вакыйгасы» булды

Бәйрәм көннәрендә интернат-йортка спектакль белән Олы Качка авылы мәдәният йорты үзешчәннәре килде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына «Яңа ел вакыйгасы» спектакле белән Олы Качка авылы мәдәният йорты үзешчәннәре килде. Тамашачылар аларның чыгышын сокланып карады һәм шундый шәп бүләк өчен актерларга рәхмәт әйттеләр.

«Курочка Ряба» әкиятенең заманча варианты барысының да күңеленә хуш килде. Зал тамашаның беренче минутларыннан ук елмаю һәм көлү белән тулды. Ә спектакльдән соң катнашучылар җырлап-биеп күңел ачты.

Тамашачылар арасында балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә бар иде, алар шулай ук интернат-йортта кунак булды. Алар да музыкаль бүләк әзерләгән иде, дуэт белән Яңа ел турында җыр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев