Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Алабуга районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр
Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.
ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.
Алабуга районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале — безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме https://vk. com/public192693920.
Алабуга районы башлыгының матбугат сәркатибе дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде.
«Муниципаль берәмлек төркеме район халкы белән үз вакытында һәм даими аралашу һәм ике яклы элемтә урнаштыру өчен хезмәт итә. Көн саен район төркемнәрендә шәһәрнең социаль өлкәсенә кагылышлы мәгълүмат, үткәреләчәк чаралар турында белдерүләр басыла. Төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирелә», — ди Артур Кудрявцев.
Әлеге эш бик мөһим, чөнки мәгълүмат артык күп булган бу заманда кеше фейклар һәм дөрес булмаган мәгълүмат белән берүзе кала, дип билгеләп үттеләр Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәтендә.
«Дәүләт билгесе куелган икән, димәк биредә кеше иң дөрес, рәсми мәгълүмат алачак. Бу төркемдә һәркем үзен кызыксындырган сорауга җавап таба ала. Социаль челтәрләргә көн саен якынча 10 мөрәҗәгать килә. Сорауларның тематикасы төрле: белешмә-мәгълүматидан алып коммуналь хезмәтләр эшенә карата шикаятьләргә кадәр», — дип ассызыклады Алабуга районы башлыгының матбугат сәркатибе.
Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев