Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ел герое

Бу кеше һәм аның эшчәнлеге турында сайтыбызда, шулай ук социаль челтәрләрдә күп язылды, укучыларыбыз да аның хакында бары тик уңай фикерләр җиткерде.

Традиция буенча, ел тәмамланып, яңа елга кергәндә, йомгаклар ясау кабул ителгән. Шул уңайдан, безнең язылучыларның фикеренә һәм бәяләмәләренә таянып, Алабуга районында ел героен билгеләргә булдык.

Безнең фикеребезчә, бу исемгә «Без бергә» гуманитар штабы һәм «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе, киң күңелле, ачык, ярдәмчел, энергияле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган кеше — Роман Епанешников лаек.

Аның тәкъдиме белән шәһәрнең «Барс» яшьләр үзәге базасында моблизиацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү эше башланды, хәзер биредә гуманитар ярдәм җыела һәм озатыла, маскировка челтәрләре үрелә, МХО катнашучыларына кирәкле әйберләр туплана.

Моннан тыш, Роман Епанешников декабрь ахырында башка волонтерлар белән бергә МХО катнашучыларына Яңа ел бүләкләре җибәрде. Бу хакта газета битләрендә һәм безнең социаль челтәрләрдә язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев